ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лэйнаның танылган җырын Түбән Кама егете үзгәртеп башкарган

29 август 2019, 11:00

Таһир Әшрәповның композициясе русча субтитрлар белән татар телендә тәкъдим ителгән.

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүче Таһир Әшрәпов  Лэйнаның «Малай на белом барсе» җырына кавер ясаган һәм аны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә урнаштырган.

Аның композициясе русча субтитрлар белән татар телендә тәкъдим ителгән. Роликны ике көн эчендә 30 меңнән артык кеше караган.

Таһир әлеге видеода республика авыллары буйлап узып, Татарстан брендлары турында сөйләгән: Чистай сәгатьләре, Алексеевск юллары, Атабай казлары, нефть һәм чәк-чәк хакында җырлаган. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев турында да искә алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10