ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан китап нәшрияты басмалары Мәскәүдә халыкара ярминкәдә тәкъдим ителәчәк

29 август 2019, 09:06

Нәшрият стендында татар һәм рус телләрендә 300дән артык исемдә китап була.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). 4 сентябрь көнне Мәскәүдә халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә Татарстан китап нәшрияты стенды куелачак. Анда 300дән артык исемдә китап тәкъдим ителә. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмә "ВДНХ" комплексының 75 нче павильонында үтә. Татарстан китап нәшриятына "А" залының Q-11 урыны билгеләнгән. 

Ярминкәгә килүчеләр татар һәм рус телләрендә матур әдәбият, балалар әдәбияты, сүзлекләр, белешмәләр, сувенир һәм бүләккә дигән басмалар белән таныша ала. Кунакларны шулай ук танылган авторлар белән очрашулар, автограф-сессияләр, мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар көтә, диелә хәбәрдә.

Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе - Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң зур һәм бай тарихлы китап форумы. Россия халкы, кунаклар, гомумән китап сөючеләр өчен дәрәҗәле, мәртәбәле мәдәни чара һәм мөһим социаль проект.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10