ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда укытучыларның август киңәшмәсендә узган уку елына йомгак ясадылар

29 август 2019, 04:00

Азнакайда укытучыларның август киңәшмәсендә узган уку елына йомгак ясадылар Күргәзмәдә сатудан кергән 23 мең сум акча районда яшәүче авыру баланы дәвалауга тотылачак.

(Азнакай, 29 август, "Татар-информ", "Маяк", Лиза Нурлыева). Бүген Азнакайда укытучыларның август киңәшмәсе узды. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов узган уку елына йомгак ясады, аның үзенчәлекләрен барлады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Анда Татарстаның Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Жанетта Соркина, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, сәләтлеләр университетының башкаручы директоры Айдар Акмалов катнашты.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләр һәм укучылар әзерләгән кул эшләре һәм бакча нигъмәтләре күргәзмәсе күз явын алырлык бай һәм затлы иде. Аларны сатудан тупланган 23 мең сум акча районда яшәүче авыру баланы дәвалауга тотылачак.

Башкала кунаклары районда балаларга белем һәм тәрбия бирүнең тиешле югарылыкта булуын, азнакайлыларның республикада лидерлар сафында атлавын әйтте.

Мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр яулаган хезмәткәрләр бүләкләнде.

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин яңа уку елына җитди бурычлар куйды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10