ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада туганнар каберлеге булдырылачак

29 август 2019, 03:00

Түбән Камада туганнар каберлеге булдырылачак
Анда Бөек Ватан сугышы чорында Великие Луки янындагы сугышларда һәлак булган 18 солдат җәсәде күмеләчәк.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Туганнар кабере Түбән Кама шәһәр зиратының мактаулы гражданнары аллеясында булдырылачак. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә Айдар Метшин хәбәр итте. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Каманың шәһәр зиратында туганнар каберлеге булдырылачак. Анда Бөек Ватан сугышы чорында Великие Луки янындагы сугышларда һәлак булган 18 солдат җәсәде күмеләчәк. "Поиск" отряды Псков өлкәсендәге җирләрдә сугышчыларның җәсәден күтәрү эшен 2002 елдан бирле алып бара.

Бөек Ватан сугышы елларында Казанда сугышка алынучылардан 80 чаңгы батальоны формалаштырыла, 561 кеше арасында Түбән Кама җирендә туып-үскән егетләр дә була. Аларның яртысыннан артыгы билгеләнгән урынга барып җиткәнче үк һәлак була (1942 елның кышында кырык градуслы салкыннар булган, кар күп яву аркасында, азык-төлек олаулары тукталып калган).

Липенка авылы янындагы көрәшләрдә йөзгә якын кеше батырларча һәлак булган. Татар батальоны фашист илбасарлары белән соңгы сулышка кадәр көрәшә. Көрәш бер тәүлек дәвам итә, исән калучыларга алга таба хәрәкәт итәргә боерык бирелә, һәлак булган Татарстан, Башкортстан һәм Себер солдатларын авыл халкы җирли.

Түбән Кама эзтабарлары якташларыбыз җирләнгән урыннарда казу эшләре алып барып, аларның каберләрен туган җиргә кайтару өчен зур тырышлык куя. ДНК экспертизасы ясатып, күпләренең туганнары да ачыклана.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10