ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Түбән Камада урам киносы фестивалендә яшь режиссерларның фильмнары күрсәтеләчәк

29 август 2019, 09:00

Түбән Камада урам киносы фестивалендә яшь режиссерларның фильмнары күрсәтеләчәк Катнашучылар ошаган кино өчен тавыш бирәчәк.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). 30 августта 17:00 сәгатьтә шәһәрнең Нефтехимиклар паркында урам киносы фестивале узачак. Тамашачыларга Россиянең яшь режиссерлары төшергән иң яхшы 10 кыска метражлы фильм күрсәтеләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фильмнарны караганнан соң, ошаган кино өчен тавыш бирергә кирәк булачак. Моның өчен катнашучыларга телефон яки фонарьлар алып килергә кирәк.

Керү бушлай.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10