ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Мөслим авыл хуҗалыгы җитештерүчесе сыер абзары төзелешенә 6 млн сум акча алачак

28 август 2019, 20:41

Эшмәкәр кредит акчасын «Авылда эшмәкәрлек» программасы кысаларында ала.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстанның Мөслим районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе мөгезле эре терлек үрчетү өчен 6,640 млн сум кредит алачак. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды, займ алганда поручитель булып, эшкуарның яңа сыер абзары төзү буенча планнарын хуплады», — диелә хәбәрдә.

Кредит акчасын сөт һәм ит җитештерүне арттыру өчен 60 башка яңа сыер абзары төзелешенә тотарга планлаштыралар. Проектның бәясе 8 млн сумнан аз гына артык, шуларның 6,640ы - МСП Банк АҖ кредит акчалары. Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Авылда эшмәкәрлек» программасы кысаларында банкка 4 млн сумга якын акча алуга йөкләмә бирде.

«Авылда эшмәкәрлек» программасы моннан бер ел элек эшли башлаган иде. Йөкләмә суммасының 70 проценты күләмендә җаваплылык алу, ә еллык комиссия 0,5 процет булу махсус шартлары аңа ихтыяҗны арттырган.

Фондта искәртүләренчә, ел башыннан әлеге программа буенча 44,6 млн сумлык 21 йөкләмә бирелгән, ә җәлеп ителгән кредитларның гомуми суммасы 149,8 млн сум тәшкил иткән.

Шулай ук республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен «Стандарт» һәм «Согарантия» программалары да бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10