ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

28 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

28 август 2019, 21:00

28 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар «Татмедиа»да Михаил Захаровның WorldSkills турында фотокүргәзмәсе ачылды, Казан Кремлендә Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы тәкъдим ителә.

ТАТ CULT FEST фестиваленең театр сәхнәсендә дүрт спектакль күрсәтеләчәк / ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә.

Рөстәм Миңнеханов «Пионер» индустриаль паркы эшчәнлеге белән танышты / Бүгенге көндә паркның төп резиденты - рулонлы корычны буяу буенча «Камасталь» Россия-Кытай заводы.

Миңнеханов Чаллыда Haier заводын һәм индустриаль парк ачуда катнашты / Кер юу машиналары заводы Haier индустриаль паркы территориясендә ачылган беренче завод булды.

«Татмедиа»да Михаил Захаровның WorldSkills турында фотокүргәзмәсе ачылды / Күргәзмә «Мин эшче булыр идем» дип атала.

Казан Кремлендә Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы тәкъдим ителә / Альбом халыктан җыелган акчага чыгарылган.

Путин киләсе WorldSkills чемпионатында Россиягә беренче урынны алу бурычын куйды / Казанда узган һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы, кытайлардан гына калышып, икенче урынга лаек булды.

Башкортстанның Бишбүләк районында Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды / "Фатих Кәрим шигырьләре, батырлыгы белән татар халкы тарихына мәңгелеккә керде", - диде Васил Шәйхразиев.

Татар язучылары “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышты / Татарстаннан килгән кунакларга эшмәкәр Фәнир Галимов булдырган урыннар күрсәтелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10