ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Синоптиклар көчле җил турында кисәтә

28 август 2019, 20:35

Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 29 августта төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. 

  • 30 августта, Татарстан Республикасы көнендә, казанлыларны салкын, әмма коры һава торышы көтәчәк.

География фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, 1 сентябрьдән Казанда һава торышы җайга салына башлый. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура 20 градуска кадәр күтәреләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10