ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ван Юнцин Казан IT-компанияләр эшләнмәләрен бәяләде

28 август 2019, 20:13

Кытай Халык Республикасы Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Татарстанда IT-технологияләр үсеше белән кызыксынды.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Кытай Халык Республикасы Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казанның берничә инновацион оешмасында булдылар. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кытай делегациясе җитәкчесе Татарстанда IT-технологияләр үсеше белән кызыксынды», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында кунакларга элемтә тармагы өчен белгечләр әзерләү мөмкинлекләрен, укыту программаларын һәм төбәкара компетенцияләр үзәге проектларын тәкъдим иттеләр. 

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Ван Юнцин «Мобиль робототехника» һәм «Бизнес өчен IT-программа чишелешләре» полигоннарында, «Тавышлы һәм телевизион тапшыруы» лабораториясендә, коммуникацияләр системасы остаханәсендә булды. Алар техникум укытучылары, осталар һәм студентлары белән әңгәмә кордылар, аларның эшләнмәләренә бәя бирделәр.

Казан ИТ-паркында медицина һәм гадәттән тыш хәлләр мониторингы өлкәсендә алдынгы технологияләр кертү буенча Татарстанның казанышлары тәкъдим ителде. Алар белән «Эйдос-Медицина» компаниясе һәм ГЛОНАСС+112 мониторинг үзәге җитәкчеләре танышты.

  • Кытай делегациясе 27 августта WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашты. Чарада WorldSkills әләмен Кытай вәкилләренә тапшырдылар. Алар Шанхай шәһәрендә 2021 елда WorldSkills эшче һөнәрләре буенча 46нчы дөнья чемпионатын уздырачаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10