ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Угра елгасында кара-каршы торуны бәйрәм итү буенча сораштыру үткәрелә

28 август 2019, 19:20 , Фото: Рамиль Гали/архив

Угра елгасында кара-каршы торуны бәйрәм итү буенча сораштыру үткәрелә Ике парламент комитеты истәлекле дата – Угра елгасында Бөек торыш тәмамланган көнне билгеләү буенча Калуга инициативасын хупламады.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы рус җирләрен Алтын Урда ханнарыннан азат итүнең истәлекле датасын билгеләүгә кагылышлы федераль закон проекты буенча депутатлар арасында сораштыру юлы белән «читтән торып тавыш бирү» үткәрә. Бу хакта «Татар-информ»га республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тавыш бирү көн дәвамында уза. Депутатлар сораштыру кәгазьләре алды, анда өч төрле җавап – «хуплыйм», «каршы», «тыелып торам» вариантлары бар. Парламентарийлар җаваплары белән кәгазьләрне электрон почта аша яки факс ярдәмендә җибәрә ала. Иртәгә аларны эшкәртү башкарылачак», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Сораштыру нәтиҗәләреннән Федераль закон проекты буенча парламентарийларның фикерләре белән беркетмә төзеләчәк һәм аннары Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

Матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Татарстан Дәүләт Советы мондый тавыш бирүне беренче тапкыр уздыра. «Бу даими практика түгел. Карар федераль парламент тарафыннан закон проектын карауга бирелгән срокның Дәүләт Советы сессиясенә туры килмәве белән бәйле», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га.

26 августта Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетларының уртак утырышында «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы законга үзгәрешләр кертү белән бәйле федераль закон проекты каралды. Закон проектының максаты - Россиянең истәлекле датасын - «11 ноябрь - Угра елгасында Бөек торыш тәмамланган көн»не билгеләү.

Ике парламент комитеты әгъзалары, шулай ук утырышта катнашкан галимнәр федераль закон проектына каршы чыгыш ясадылар. Алар Калуга хакимияте инициативасы милләтара низагка китерергә мөмкин, дип саный.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10