ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада «Көмеш Акбүзат» кинофестивалендә «Сеңелкәш» фильмын тәкъдим иттеләр

28 август 2019, 18:50

Фильм 19 сентябрьдә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан зур экраннарга чыгачак.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Уфада «Көмеш Акбүзат» IV Халыкара кинофестивале ябылу тантанасында «Сеңелкәш» фильмын тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Фильм нигезе итеп Мостай Кәрим Бөек Ватан сугышыннан соң, 1952 елда иҗат иткән «Безнең өйнең яме» повесте алынган.

«Сеңелкәш» картинасы илнең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Ул инде күп кенә фестивальләрдә тамашачылар йөрәген яулады», — диелгән хәбәрдә.

Фильм 19 сентябрьдә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу алдыннан зур экраннарга чыгачак.

  • «Сеңелкәш» фильмы Россия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелгән. Фильмны прокатка чыгару Башкортстанның халык шагыйре тууына 100 ел тулуга багышланган.

Фильмның режиссеры - Россиянең халык артисты Александр Галибин. Ул танылган язучы Мостай Кәрим шәхесен режиссер милли мәдәнияттә үзенчәлекле дип саный.

«Мин Мостай Кәрим турында күп нәрсәләр белә башладым. Аның белән якыннан таныш булган, бер өстәл артында утырып сөйләшкән кешеләр табылды. Аның турында бары тик якты чиста сүзләр генә яңгырый», - дип сөйли режиссер.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10