ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан кызы “Таврида-АРТ” фестивалендә 390 мең сум грант откан

28 август 2019, 17:15

Камилә Шәмсетдинова Россиядәге беренче иҗат берләшмәләре фестивалендә “Игелек тудырып” социаль-хәйрия проектын тәкъдим иткән.

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстаннан Камилә Шәмсетдинова “Таврида-АРТ” фестивалендә “Игелек тудырып” социаль-хәйрия проекты белән 390 мең сум грант откан. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте. Россиядә беренче иҗат берләшмәләре фестивале 23-25 августта Крым Республикасының Судак шәһәрендә үтте.

“Фестивальдә катнашучылар өчен төрле идея һәм проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән аерым грант конкурсы булды. Татарстаннан берничә проект грант отты, шул исәптән минем “Игелек тудырып” проектыма 390 мең сум бирелде.Социаль-хәйрия проект сентябрьдән тормышка ашырыла башлаячак”, - дип сөйләде Камилә Шәмсетдинова.

Фестивальдә катнашучы әйтүенчә, “Таврида” – идеяләрне тормышка ашыру өчен идеаль мәйданчык. Биредә күп санлы экспертлар эшли, алар һәркемнең теләсә нинди идеясенә ярдәм итәргә әзер. Идея нибары дөрес рәсмиләштерелергә генә тиеш. “Моннан тыш, фестивальдәге бик күп фикердәшләр дә сиңа ярдәм итәргә әзер”, - дип уртаклашты Камилә.

Фестивальдә чакырылган артистлар, йолдызлар бик күп булган. “Программа бөтенләй төрле иде. Фестивальдә һәр теләгән кеше күңеленә ятышлы шөгыль таба, музыка тыңлый, бии, яраткан башкаручысын күрә алды. “Таврида” – ул һәркайсын берләштерә һәм һәркайсына яраклаша торган урын. Фестивальдә активлык бик күп иде. Анда бернинди дә чикләүләр юк: ошаган җиреңә барасың, ошаган нәрсәңне аласың”, - дип бәяләде.

  • “Таврида-АРТ” – Россиядә беренче иҗат берләшмәләре фестивале. Быел фестиваль бер мәйданда Россиянең 85 төбәгеннән 4500 яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен җыйган. Фестиваль кастинглар өчен илдә иң зур мәйданчыкларның берсе: фестивальдә беренче тапкыр танылган башкаручылар фестивальнең яшь катнашучылары белән коллаборацияләр булдыра.
  • Төп программа көннәрендә (23-25 август) “Таврида” беренче тапкыр үзенең ишекләрен сәнгатькә битараф булмаган барлык кешеләр өчен ачкан, төп сәхнәдә Россиянең әйдәп барган артистлары чыгыш ясаган. Бу көннәрдә мәйданчык фестивальләр фестиваленә әверелгән, һәм 30000 кеше әлеге масштаблы вакыйганы тамаша кылган.
  • Камилә Шәмсетдинованың “Игелек тудырып” проекты – хәйрия иҗади проект. 15-17 яшьлек бер төркем кыз һәм егет, танылган шәхесләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп, профориентация аша ярдәм күрсәтә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10