ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

ТАТ CULT FEST фестиваленең театр сәхнәсендә дүрт спектакль күрсәтеләчәк

28 август 2019, 17:33 , Фото: Султан Исхаков

ТАТ CULT FEST фестиваленең театр сәхнәсендә дүрт спектакль күрсәтеләчәк ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТАТ CULT FEST фестиваленең театр сәхнәсендә дүрт спектакль күрсәтеләчәк. Спектакльләрнең нинди таләпләр аша сайлануы турында фестивальгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә төп оештыручы Ильяс Гафаров сөйләде.

Оештыручылар ТАТ CULT FEST фестиваленә театрларның ачык һавада күрсәтә алырлык спектакльләрен сайлап алганнар. Нәтиҗәдә программага “Алтын битлек” премиясе алган “Әлиф” спектакле, “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының “Җырла, курай!.. Уйна, Шомбай!” спектакле, Минзәлә театрының “Салкын кын” спектакле һәм Камал театрының “Бию пәрие” спектакленнән өзекләр кергән.

“Бу спектакльләр Казан Кремле территориясендә ясалган сәхнәгә техник таләпләр ягыннан туры килде. Андый спектакльләр безнең театрларда бик күп түгел. Кайберләре белән сөйләшеп өлгереп тә булмады. Шуңа да карамастан, программа тыгыз булачак. Театрларга сәхнәне әзерләп өлгерергә дә вакыт кирәк – шуңа да спектакльләр арасында вакыт та калдырырга кирәк булды”, - диде фестивальнең идея авторы Ильяс Гафаров.

  • ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә. 28 һәм 29 августта - фестивальнең белем бирү программасы. 30 августта - Казан Кремлендә 15 зонада төп программа. 31 августта музыкантларны берләштергән төнге программа каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10