ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Велики» автошәһәрчеген карады

28 август 2019, 16:42 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «Велики» автошәһәрчеген карады Татарстан Республикасы Президенты иҗтимагый киңлекләрне үстерү проектлары белән танышты.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышып, Түбән Камада берничә социаль объектта булды. Шул исәптән, республика җитәкчесе веломузейны карап чыкты һәм «Автобус 14.30» яшьләр акциясе мәйданчыгында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Химиклар шәһәрендә республика җитәкчесе «Яшьлек» урамындагы күп фатирлы торак йортлар янындагы ишегалды киңлекләрен ремонтлау барышы белән танышты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «Велики» автошәһәрчегендә һәм веломузейда булды. Анда велосипедларның сирәк экспонатлары җыелган. Алар арасында цирк тарантасы, узган гасыр уртасындагы Швейцария хәрби велосипеды, Германиядә эшләнгән тандем бар.
«Рөстәм Миңнеханов веломузей экспозициясе белән танышты, кызыклы экспонатларны карады», — диеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасы Президентына Түбән Камада шулай ук республикада уза торган «Автобус 14.30» яшьләр акциясе турында да сөйләделәр. Акция 12 августта Яшьләр сайлау алды штабы эше кысаларында старт алды.

«Автобус 14.30» - яшьләрнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, ачык дискуссия форматында үсеш һәм ял итү өчен ачык киңлекләр оештыру максаты белән Татарстанның барлык муниципалитетлары буенча уза торган тур.

Акциянең төп бурычы - җирле яшьләрне районда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга җәлеп итү. Моның өчен «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре иң яхшы идеяләрне җыя һәм муниципаль районда тормыш ничек оештырылырга мөмкин булуын ачык мисал итеп күрсәтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10