ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казанда Ага Хан архитектура премиясе җиңүчеләре исемнәре игълан ителәчәк

28 август 2019, 16:18

Быел конкурста 39 илдән барлыгы 380 проект катнашты һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы җиңүчеләр исемлегенә керде.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Диана Авакян). 29 августта Казан шәһәрендә Ага Хан архитектура премиясе җиңүчеләрен атаячаклар. Бу уңайдан матбугат очрашуы 10.00 сәгатьтә «Мираж» кунакханәсендә узачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

«Финалистлар исемлегенә Татарстан проекты да керде. Ул - Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы. Ә бу исә 42 ел эшләп килгән конкурс тарихында финалга чыккан бердәнбер Россия проекты», - диелә хәбәрдә.

2019 елда сайлап алуга 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 31 декабренә кадәр гамәлгә ашырылган һәм җәмәгать кулланышында кимендә бер ел булган проектлар кертелде. Быел конкурста 39 илдән барлыгы 380 проект катнашты. Жюри эшенең нәтиҗәләре нигезендә, финалга 16 илдән 20 проект чыкты.

Татарстан программасыннан тыш, финалистлар арасында Бәһрәйндәге Мухаррак шәһәрен торгызу, Шардждагы (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) су-сазлык биләмәләре үзәге, Омандагы Маттрах балык базары, Фәлыйстин музее һәм башкалар бар иде.

Премия «Заманча дизайн», «Социаль торак объектлары», «Гомуми кулланылыштагы мохитне үстерү һәм камилләштерү», «Тарихи мирас объектларын саклау», «Тарихи-архитектура кыйммәтләре объектларын яңача куллану», «Ландшафт дизайны» һәм «Мохитне модернизацияләү» категорияләрендә тапшырыла. Генераль жюри сайлап алган җиңүче-проектлар 1 миллион доллар күләмендәге бүләк фондын үзара бүлешәчәк.

Архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясе 1977 елда, җәмгыять ихтыяҗларына уңышлы җавап бирүче төзелеш концепцияләрен тану һәм стимуллаштыру өчен оештырыла.

Матбугат очрашуына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен аккредитацияләү 8(843)570-31-04 телефоны аша башкарыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10