ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ильяс Гафаров ТАТ CULT FEST традициягә кергән фестиваль булачагын әйтте

28 август 2019, 16:08 , Фото: Татар-информ архивы

Ильяс Гафаров ТАТ CULT FEST традициягә кергән фестиваль булачагын әйтте ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28-31 август көннәрендә үткәрелә.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Музыкаль продюсер Ильяс Гафаров Казан Кремлендә икенче ел рәттән уздырылучы ТАТ CULT FEST фестивален традицион чара дип саный. Бу хакта ул фестивальгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.

«Икенче ел уздырылу аны традицион дип атарга мөмкинлек бирә. Былтыр программага сыеп бетмәгән яки алып килә алмаган проектлар быел күрсәтелә. Быелгы фестивальгә керә алмаган берничә проектны киләсесенә идея буларак калдырдык. Алары хәзергә сюрприз булып тора», - диде фестивальнең идея авторы Ильяс Гафаров.

«Фестиваль ачык форматлы һәм демократик булырга тиеш. Без монда популяр артистларны гына түгел, аз аудиторияле проектларны да катнаштырырга телибез. Чөнки алар чыгыш ясый алырлык мәйданчыклар күп түгел. Программада Россиякүләм танылган AYGYUL, Зуля Камалованың дөньякүләм проектлары белән бергә Чаллы, Азнакай, Әлмәттән килгән музыкантлар да бар. Бу фестивальнең локаль мәдәниятне үстерүдә роле зур», - ди музыкаль продюсер.

Ильяс Гафаров ТАТ CULT FEST фестиваленең дәүләт тарафыннан финанслана торган чара булуын, аның ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән бергә уздырылуын әйтә.

ТАТ CULT FEST фестиваленең бюджеты турында ачык мәгълүмат юк. Ильяс Гафаров моның конфеденциаль мәгълүмат булуын билгеләп үтте. ТАТ CULT FEST – Татарстанда бюджеты сер итеп сакланган бердәндер фестиваль.

  • ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28-31 август көннәрендә үткәрелә. 28 һәм 29 августта - фестивальнең белем бирү программасы. 30 августта Казан Кремлендә 15 зонада - төп программа. 31 августта музыкантларны берләштергән төнге программа каралган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10