ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов «Түбән Кама Нефтехим» биологик чистарту корылмаларын ачуда катнашты

28 август 2019, 15:53

2019 елның мартыннан бирле параллель рәвештә су бүлү коллекторын төзү эшләре бара.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булды. Ул анда реконструкциянең икенче этабыннан соң «Түбән Кама Нефтехим» биологик чистарту корылмалары системасын ачуда катнашты. Республика җитәкчесе эшләрнең сыйфатлы, экология турында кайгыртучанлык белән башкарылуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

«Безнең районда яшәүчеләр өчен билгеле бер уңайсызлыклар булуы сер түгел, һәм, әлбәттә, мин «ТАИФ» компанияләр төркеменең яхшы эшләвен билгеләп үтәргә тиеш. 2017 елда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабын эшләтеп җибәрделәр. Бүген, Республика көне алдыннан, без икенче этапны башлап җибәрәбез», – диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты белән бергә тантаналы чарада «ТАИФ» АҖ генераль директоры Руслан Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты. Тантанада катнашучылар вентильне ачып, «Түбән Кама нефть химиясе» биологик чистарту корылмалары эшенә старт бирде.

«Түбән Кама Нефтехим» биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы 2016 елда гамәлгә ашырылды. Ә 2018 елда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабы башланды. Сәнәгать оешмалары агынтыларын чистарту үзәгендә кабул итү камерасы, газүткәргечле полимер валчыкларын җыю бассейны, комлыклар, очучы углеводородларны бетерү блогы һәм газ чистарту блогы реконструкцияләнде һәм төзелде. 

Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең икенче этабын модернизацияләү «Түбән Кама Нефтехим» га 1,2 млрд сумга төшә. Шулай ук икенче этап кысаларында биологик чистарту корылмалары лабораториясенең химия бүлегенә заманча җиһазлар белән җиһазландырылган реконструкция ясалды.

2019 елның мартыннан бирле параллель рәвештә су бүлү коллекторын төзү эшләре бара. Аның озынлыгы 15 километрга якын, проектны гамәлгә ашыру бәясе 1,5 млрд сум тәшкил итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10