ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан китап нәшрияты Мәскәүнең халыкара китап күргәзмәсендә катнаша

28 август 2019, 14:20

Нәшрият татар һәм рус телләрендә 300дән артык төрле китап тәкъдим итәчәк.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Татарстан китап нәшрияты 4 сентябрьдә Мәскәүдә 32нче Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнаша. Аның экспозициясендә 300дән артык төрле китаплар тәкъдим ителәчәк. 

Татарстан нәшрияты ВДНХның “А” залында (Q-11 урыны) урнашачак. Биредә рус һәм татар телләрендә әдәби әсәрләр, балалар өчен китаплар, белешмәлекләр, сувенир басмалар белән танышып булачак.

Күргәзмә-ярминкә 8 сентябрьгә кадәр эшләр дип көтелә.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10