ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казан Кремлендә Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы тәкъдим ителә

28 август 2019, 15:00 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казан Кремлендә Зуля Камалованың «Алты көн ярату» альбомы тәкъдим ителә Альбом халыктан җыелган акчага чыгарылган.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың «Алты көн ярату» музыкаль альбомының Казан премьерасы ТАТ CULT FEST фестивале кысаларында Казан Кремлендә булачак. Бу хакта фестивальгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә ачыклык керттеләр.

“Мин альбом яздыру өчен ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать иттем һәм соралган сумма җыелды – кешеләр ярдәм итте. Ярты ел дәвамында яздырдык һәм бик кызыклы яңгырашлы альбом барлыкка килде. Инде аны тәкъдим итү мәсьәләсе алга килеп басты. Без коллектив җыярга дигән карарга килдек. Без берничә көн репетиция ясыйбыз һәм эшебез безгә ошый”, - диде Зуля Камалова.

Зуля Камалова үзләренең чыгышына Йолдыз Миңнуллина да кушылыр, шигырьләрен укыр дип өметләнә.

  • Зуля Камалова «Алты көн ярату» музыкаль альбомын Йолдыз Миңнуллина шигырьләре буенча татар телендә яздырды.
  • ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә. 28 һәм 29 августта фестивальнең белем бирү программасы. 30 августта Казан Кремлендә 15 зонада төп программа. 31 августта музыкантларны берләштергән төнге программа каралган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10