ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Комаров: Татарстандагы Haier паркы Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге үрнәге булачак

28 август 2019, 13:57 , Фото: Эльвира Мухаметдинова

Комаров: Татарстандагы Haier паркы Россия һәм Кытай хезмәттәшлеге үрнәге булачак РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров Татарстанның Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүен билгеләп үтте.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Чаллыдагы Haier индустриаль паркы Россия һәм Кытай арасындагы уңышлы хезмәттәшлек үрнәге булып тора. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров бүген Haier кер юу машиналары заводын ачу тантанасында шул хакта хәбәр итте.

«Кытай белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр Идел буе федераль округы төбәкләре, аерым алганда, Татарстан өчен өстенлекләрнең берсе санала. Округта Кытай белән сәнәгать һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү форматы кулланыла. «Идел-Янцзы» форматы — Россия һәм Кытай өчен уникаль алым. Бүген без Татарстанда да Россия һәм Кытай арасындагы уникаль хезмәттәшлек үрнәген күзәтәбез», - диде Комаров.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле билгеләп үткәнчә, Haier корпорациясенең Татарстанда производствоны үстерүдә планнары зурдан. 2019 елның июнендә РФ Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинь катнашында Татарстанда «акыллы» завод төзү буенча ниятләр турындагы меморандум имзаланды.

«Татарстан һәм Haier корпорациясе арасындагы хезмәттәшлек тагын да тирәнәер, якын киләчәктә әлеге индустриаль парк бөтен куәтенә эшли башлар һәм илләребез арасында хезмәттәшлекне үстерү үрнәге булыр дип өметләнәм», - диде Комаров.

Бүген Чаллыда Haier индустриаль паркын ачу тантанасы булды. Аның территориясендә көнкүреш техникасы җитештерү буенча 12 заводның берсе ачылды. Заводта елына 500 мең данә кер юу машинасы эшләп чыгарылачак. Проектка 50 миллион доллардан артык инвестиция кертелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10