ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда шәһәр көнен бәйрәм иткәндә автобуслар маршруты үзгәрә

28 август 2019, 12:54

30 августта Казанда җәмәгать транспорты эше 24.00 сәгатькә кадәр озайтылачак.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 30 август – Татарстан Республикасы һәм Казанда "Шәһәр көне"н бәйрәм иткәндә автобус маршрутлары үзгәрәчәк. Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кайбер урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Беренче чиратта Казан Кремле янындагы Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing автомотошоу уздырылу сәбәпле, 29 августта 20.00 сәгатьтән башлап 30 августка кадәр № 6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75 автобуслары мәйданны урап, күрше урамнардан узачак.

Шулай ук бу чорда “Тукай мәйданы” метро станциясе – Академик Арбузов” маршруты буенча хәрәкәт итүче №2 троллейбус маршруты йөрмәячәк.

Шәһәр көнендә Казанда җәмәгать транспорты эше 24.00 сәгатькә кадәр озайтылачак. 15.00-24.00 сәгатьләрдә метро расписаниесе дә көчәйтелә. 

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10