ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Путин WorldSkills Россия җыелмасы турында: Без сезнең белән горурланабыз

28 август 2019, 11:46 , Фото: tatarstan.ru

Путин WorldSkills Россия җыелмасы турында: Без сезнең белән горурланабыз РФ Президенты WorldSkills 2019 Россия җыелма командасына рәхмәт әйтте.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Россия Президенты Владимир Путин чемпионатны ябу тантанасыннан соң, чарада катнашучылар белән очрашу вакытында WorldSkills 2019 Россия җыелма командасын котлады һәм барысына да рәхмәт белдерде, команда белән горурлануын әйтте.

«Нәтиҗә бик яхшы, моннан алдагы ярышлар белән чагыштырганда, өстәвенә барлык компетенцияләр буенча да диярлек, алга китеш күренеп тора. Без сезнең белән горурланабыз. Бу - сезнең өчен тормышыгызда, һөнәри карьерагызда сыйфат ягыннан зур үзгәреш. Шулай ук яхшы һөнәр сайлаган башкалар өчен дә. Бу – алар өчен сигнал. Сезне ихлас күңелдән котлыйм, яңадан-яңа уңышлар теләп калам», - дип котлады Россия Президенты ил җыелма командасын.

Официальная церемония закрытия 45-го мирового чемпионата по профессиональному мастерству по стандартам «Ворлдскиллс»  в г. Казани в 2019 году.

Владимир Путин шулай ук остазлар, тренерлар, ярышларны оештыручыларның эшен дә билгеләп үтте.

«WorldSkills хәрәкәте алга таба да үсеш кичерер дип ышанам. Сез күрсәткән әйберләр – сәнгать дәрәҗәсендә, гаҗәеп һәм чыннан да зур осталык. Бу игътибарны торган саен күбрәк җәлеп итәр дип өметләнәм», - диде Владимир Путин.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10