ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Димаш Кудайберген Казанда яшәүче авыру кызның хыялын чынга ашырды

28 август 2019, 11:38 , Фото: instagram.com/angela_vavilova/

Димаш Кудайберген Казанда яшәүче авыру кызның хыялын чынга ашырды WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын ябу тантанасына килгән җырчы Казан хосписына барган.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Казахстан җырчысы, композитор Димаш Кудайберген Казанда яшәүче авыру кызның хыялын чынга ашырды. Җырчы үз командасы белән Ләйсән тернәкләндерү курслары үтә торган Казан хосписында булды. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге фондның Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Кыз Казахстан җырчысының иҗатын яратуын һәм аның белән очрашырга теләвен әйткән. Әмма химиотерапиянең бишенче курсын үтү сәбәпле, ул һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын (Димаш Кудайберген шунда чыгыш ясарга тиеш булган) ябу тантанасына бара алмаган.

Анжела Вавилова исемендәге фондның оештыручылары җырчыны Казан хосписына чакырган.

«Без җырчының килүен соңгы минутка кадәр Ләйсәнгә әйтмәдек. Кызның дулкынлануын күрсәгез! Моны тасвирлау өчен сүз байлыгы җитмәс дип куркабыз», - диелә Instagram социаль челтәрендә урнаштырылган фото янындагы текстта.

Димаш Кудайберген Ләйсәннең «тиз арада терелүен» теләгән һәм аны үз концертына чакырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10