ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда троллейбус этеп баручы ир-ат социаль челтәрләр герое булды

28 август 2019, 11:07 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казанда троллейбус этеп баручы ир-ат социаль челтәрләр герое булды Әлеге видеороликны социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә урнаштырган.

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). Троллейбус этеп баручы ир-ат - Казан батыры социаль челтәрләр герое булды. Әлеге видеороликны социаль челтәрләрдән файдаланучылар үз сәхифәләрендә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, бер ир-ат берничә тонна авырлыктагы троллейбусны берүзе этеп бара.

Социаль челтәрләрдән файдаланучыларның кайберләре ир-атның бу гамәленә көлеп кенә караган, кайберләре исә соклануын белдергән. Күпләр әлеге хәлгә шаһит булучыларның берсе дә батырга ярдәм итмәвенә зарланган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10