ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда беренче тапкыр мотосерфинг буенча дөнья кубогы этабы була

28 август 2019, 10:32

Керү ирекле, ярышны якын-тирәдәге ачык мәйданнардан да күзәтергә мөмкин.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 29 августтан 1 сентябрьгә кадәр Казанда беренче тапкыр мотосерфинг буенча дөнья кубогының UIM этабы узачак. Татарстан башкаласында ярышлар «Казан»гаилә үзәге янындагы Казансу елгасы акваториясендә була. Ярышларда 10 илдән 50гә якын спортчы катнаша. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мотосерфинг - мотоспорт һәм серфинг миксы, анда катнашучылар дистанцияне махсус мотосерфта узуда ярышалар. Казанда ярышлар 3 көн узачак: 30 августта спортчылар трассаны сыный һәм беренче квалификация узышлары уздырачак, 31 августта ярышлар өлеше башланачак, ә 1 сентябрьдә турнирның финалы була.

Мотосерфинг буенча дөнья чемпионаты этапларын уздыруга лицензияне JetSurf Чехия компаниясе карый. Элегрәк дөнья беренчелеге этаплары Монако, Бөек Британия, Чехия, АКШ, Мексика, Кытай һәм Кореяда үткәрелгән иде. Россия шәһәрләреннән Motosurf WorldCup этабы 2017 елның июнендә Санкт-Петербургта гына узды.

Казанда ярышларны уздыру мөмкинлеге турында беренче тапкыр февраль аенда MSR Engines компаниясе генераль директоры Мартин Шулның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында, шулай ук Рөстәм Нургалиевичның Чехия Республикасына март аенда булган визиты барышында сөйләшенде.

Бер айдан соң, 6 апрельдә Абу-Даби шәһәрендә msr Engines компаниясенең (узыш промоутеры) вәкиле Мартин Янгалек һәм ТР Автомобиль спорты федерациясенең башкарма директоры Рафаэль Баһаветдинов арасында Казанда ярышлар уздыру турында килешүгә кул куелды. Әлеге килешү 2019, 2020 һәм 2021 елларда мотосерфинг буенча дөнья Кубогы этабын үткәрүне күздә тота.

Ярышларга килүчеләр һәм кунаклар өчен керү ирекле. Узышны якын-тирәдәге ачык мәйданнардан күзәтергә мөмкин булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10