ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ВИЧ авыруына түләүсез тестны Казанда 30 августка кадәр узарга мөмкин

28 август 2019, 09:14

Экспресс-тестны аноним рәвештә Бауман урамында узып була.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бу көннәрдә Казанның Бауман урамында «Җиңү өчен тест. Test to win» мәгълүмати кампаниясе үз эшен дәвам итә. ВИЧ авыруына түләсез тестны 30 августка кадәр узып була. Бу турыда Татарстан Сәлаәтлек саклау министрлыгы матбуга хезмәте хәбәр итте.

Биредә казанлылар һәм шәһәр кунаклары ВИЧка экспресс-тестны аноним рәвештә һәм түләүсез уза ала. Аларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре турында мәгълүмат та бирәләр, диелә бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10