ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин Казанда WorldSkills президенты Саймон Бартли белән очрашты

28 август 2019, 08:38 , Фото: tatarstan.ru

Владимир Путин Казанда WorldSkills президенты Саймон Бартли белән очрашты "Татарстан һәм без - Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә барыбыз да чара иң югары дәрәҗәдә узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек", - диде Путин.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Кичә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты. Очрашу WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты кысаларында «Казан Арена» стадионында булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда WorldSkills International стратегик мәсьәләләре буенча вице-президенты Йос де Гой һәм оешманың башкарма директоры Дэвид Хоуи катнашты. Россия делегациясе сотавында Россия  Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия Мәгариф министры Ольга Васильева, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов булды.

Владимир Путин WorldSkills җитәкчелегенә чемпионатны оештыру чорында күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. "Беләм, Казан, Татарстан һәм без Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә барыбыз да чара иң югары дәрәҗәдә узсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек", - диде Владимир Путин.

"Безнең команда чыгышларына югары бәя биргәнегез өчен рәхмәт. Үз исемемнән дә WorldSkills International хакына башкарган эшләрегез өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезне алмаштыручылар белән эшләү дә безгә күркәм булачак, без Санкт-Петербургтагы 2022 елгы Европа чемпионатына әзерләнәчәкбез. Шулай ук, Казандагы кебек үк тырышачакбыз", - диде ул.

Саймон Бартли билгеләп үткәнчә, «Ворлдскиллс»ны Россиядә оештыру, Татарстанда, Казанда уздыру идеясе бик ярдәм итте. "Казандагы бу уңышлы чара тәмамланганнан соң без Россиядә «Ворлдскиллс» мирасын ничек куллануларын күзәтәчәкбез. Без киләчәк компетенцияләре проектларын, шулай ук «Ворлдскиллс» яшүсмерләр хәрәкәтен булдырдык", - диде ул.

Үз чиратында Саймон Бартлины WorldSkills International президенты вазифасында алмаштыручы Йос де Гой әфәнде белдергәнчә: «Минемчә, Россия үз үрнәгендә «Ворлдскиллс» проектында катнашуның күнекмәләрне арттыруга һәм камилләштерүгә китерүен күрсәтте». 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10