ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар язучылары “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышты

28 август 2019, 08:16 , Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Татар язучылары “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышты Татарстаннан килгән кунакларга эшмәкәр Фәнир Галимов булдырган урыннар күрсәтелде.

(Башкортстан, 28 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бер төркем татар язучылары һәм зыялылары Башкортстандагы “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге эшчәнлеге белән танышты. Алар, үзәккә килү белән, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә канәфер чәчәкләрен куйды. Чарада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

“Россия киңлекләрендә һәм чит илләрдә татар милли оешмалары күп. Әмма үзенчәлекле татар үзәкләре икәү генә, аның берсе Ленинград өлкәсендә, ә икенчесе Туймазыда. Үзәкне үз акчасына милләтпәрвәр эшмәкәр Фәнир Галимов төзеде.  Бөтен чыгымнарга, түгәрәкләргә акча түләп, үзәкне үзе яшәтә. Ул барыбыз өчен дә үрнәк кеше”, - диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев.

Марс Тукаев татар зыялыларына Фәнир Галимовның Бөтенроссия татар авыллары оешмасын да җитәкләгәнен әйтеп үтте. “Ул актив эшчәнлек алып бара. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән сүзләр нәкъ Фәнир абыйга туры килә. Ул менә дигән эшмәкәр, оештыручы, үзе композитор да, җырчы да”, - диде ул.

Бәйрәмнәр оештыручысы Лилия Миңнеханова сүзләренчә, үзәккә һәр кеше дә килә ала. “Чара булыр алдыннан игъланны үзебезнең район газетасына куябыз һәм “Тәртип” радиосы аша әйтәбез. Катнашучылар төрле районнардан килә. “Үрнәк гаилә”, “Балалы солянка”, “Өйләнешкән парлар”, “Яз сулышы”, “Капка төбе” кебек бәйрәмнәр үткәрәбез”, - диде ул.

“Татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ишекләрен 2017 елда ачып, беренче тапкыр тамашачыларын кабул итте. Йөрүче кешеләрнең яше дә, географиясе дә төрле: алты яшьлек баладан башлап, туксан яшьлек әби-бабайларга кадәр. Аларның максатлары һәм теләкләре бер: туган телгә мәхәббәт, туган якны ярату. Өлкән булын вәкилләре яшь буынга телебезне өйрәтеп калдыру теләге белән яна”, - диде оештыручы.

Үзәктә  якшәмбе мәктәбе дә эшләгәнен искәрттеләр. “Һәр атна саен сәгать ярым татар теле дәресләре укытыла, 16 бала йөри. Анда күбрәк сәнгатьле сөйләмгә, тематик бәйрәмнәргә игътибар бирәбез. Без күбрәк уен, шигырь форматында укытабыз. Грамматика өйрәтмибез. Җанлы аралашу әти-әни өчен дә яхшы, балалар компьютер каршында утырмый”, - диде Лилия Миңнеханова.

Дәресләргә төрле милләт кешеләре килә. “Гаиләләрендә бөтенләй татар телендә сөйләшмәгән балалар да бар. Катнаш гаиләләр дә очрый. Монда “коры” татар теле генә түгел, йолаларга да, милли ризыкларга да игътибар бирелә. Дәресләр милли рухта үтә. Залыбызга 40 кеше сыя, шул чама кеше җыела. Фәнир абый автобус биреп, якын-тирә авыллардан 16 баланы алып киләбез”, - ди оештыручы.

Мәктәпләрдә татар теле дәресләре атнасына ике тапкыр укытыла. Бер сәгать татар теле һәм бер сәгать татар әдәбиятына багышлана. Лилия Миңнеханова сүзләренчә, ата-аналар туган тел буларак татар, башкорт яисә рус телен үзләре сайлап, гариза яза. “Башкорт теле дәүләт теле буларак та, туган тел буларак та укытыла. Моннан тыш, факультатив дәресләр дә уздырыла”, - дип аңлатты ул.

Кунакларга татар үзәгенең музеен, бүлмәләрен күрсәттеләр. Шулай ук, эшмәкәр Фәнир Галимов булдырган “Тәртип” радиосы студиясе, сугыш вакытындагы аналарга һәм балаларга багышлап куелган һәйкәл белән дә таныштырдылар. Соңыннан барлык кеше дә истәлекле урыннар янында күмәк фотога төште.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10