ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин Казанда: Чемпионат WorldSkills тарихында онытылмаслык вакыйга булды

28 август 2019, 00:24 , Фото: Владимир Васильев

Путин Казанда: Чемпионат WorldSkills тарихында онытылмаслык вакыйга булды Президент Future Skills компетенциясенең кызыксыну уятканын билгеләп узды.

(Казан, 28 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда эшче һөнәрләр буенча узган чемпионат WorldSkills хәрәкәте тарихында онытылмаслык вакыйга булды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда 45нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасында шулай дип белдерде.

Илбашы дөньяның иң яхшы осталары ярышлары Россиядә беренче узганын искәртте. "Чемпионат WorldSkills хәрәкәте тарихында онытылмаслык, гаҗәеп тамаша булды", - диде. 

Путин чемпионатның Россия мәгариф системасының мөһим элементы булганын билгеләп узды. "Без көллиятләрне үзгәртәбез, балаларга техник иҗат белән шөгыльләнү өчен дөньяда тиңе булмаган мөмкинлекләр тудырабыз", - диде ул.

Илбашы беренче тапкыр мәктәп укучылары һөнәри осталыгын күрсәткәнен, шулай ук Future Skills компетенциясенең кызыксыну уятканын билгеләп узды.

"45 нче чемпионат тәмамлана. Безнең гомуми җаваплылык шул: барлык илләр гражданнары өчен чемпионатның мирасын саклап калу һәм куллану. Яшенә һәм сәламәтлек торышына карамастан, һәркем үз мөмкинлекләрен күрсәтерлек, үз үсеш һәм өйрәнү юлын сайларлык, кирәкле күнемәләр алырлык булсын", - диде.

Президент Россиянең кадрлар әзерләүнең өзлексез, ачык, үтемле, аңлаешлы системасын булдырырга әзер булуын искәртте. "Бергә тотрыклы үсеш алып, технологик дәвер каршылыкларына, таләпләренә җавап бирә алачакбыз", - диде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10