ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Татарстан" китап нәшрияте Мәскәүдәге Халыкара күргәзмә-ярминкәдә катнаша

28 август 2019, 20:27

Биредә татар һәм рус телләрендә балалар әдбияты, матур әдәбият, сүзлекләр, белешмәләр, сувенир продукциясе тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 4 сентябрьдән алып "Татарстан" китап нәшрияте Мәскәүдә узачак Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Чара кысаларында танылган авторлар белән очрашу, автограф-сессияләр һәм мастер-класслар уздыру күздә тотыла. 
 
Традиция буенча күргәзмә-ярминкәдә катнаша торган "Татарстан" китап нәшрияте кунакларга 300 төрдә басма алып барырга ниятли. Биредә татар һәм рус телләрендә балалар әдбияты, матур әдәбият, сүзлекләр, белешмәләр, сувенир продукциясе тәкъдим ителәчәк. 
 
Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң зур һәм мөһим мәдәни чаралар исемлегендә булган күргәзмә-ярминкә 8 сентябрьгә кадәр эшләячәк. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10