ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Төмәндә беренче тапкыр Көрәш буенча Россия турниры узачак

28 август 2019, 19:11

Гаризалар кабул итү инде башланган һәм оештыручылар илебезнең 22 төбәгеннән катнашучылар килер дип фаразлый.
(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 7 сентябрь көнне Төмәндә узачак Көрәш буенча Россия турниры Россия Геройлары Раушан Абдуллин һәм Тимур Мөхетдиновка багышланачак. Бу хакта Билбау көрәше буенча Төмән өлкәсе федерациясе рәисе Дәүләт Хайретдиновка сылтама белән "Тюменская линия" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
 
Мондый турнир Төмәндә беренче тапкыр узачак һәм анда 200ләп спортчы катнашыр дип көтелә. Гаризалар кабул итү инде башланган һәм оештыручылар илебезнең 22 төбәгеннән катнашучылар килер дип фаразлый. 
 
Көрәшчеләр 7 үлчәмдә бәяләнәчәк, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10