ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районы комбайнчысы 1640 тонна бөртек суктырган

28 август 2019, 01:00

Чирмешән районы комбайнчысы 1640 тонна бөртек суктырган Бер гектардан уртача 42 центнер ашлык җыеп алалар.

(Чирмешән, 27 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте комбайнчысы Айрат Хөсәенов 2014 елгы “Клаас Тукано-450” комбайнында урак башыннан бирле 457 гектарда эш башкарган, 1640 тонна бөртек суктырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шул ук хуҗалыктан Сергей Борисов 2017 елгы КЗС-1218 комбайнында 432 гектарда эш башкарган, 1566 тонна бөртек суктырган.

Шундый уңганнар эшләүче “ЧИРМЕШӘНАГРО”да игеннәрнең 55 проценты җыелган да, уңыш та яхшы – гектардан уртача 42 центнер. 400 гектар уҗым бодае да чәчкәннәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10