ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зур Кукмара җирлегендә яшәүчеләр Дәүләт Советы депутатына сорауларын бирде

28 август 2019, 00:00

Зур Кукмара җирлегендә яшәүчеләр Дәүләт Советы депутатына сорауларын бирде Разия Садыйкова фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.

(Кукмара, 28 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова гражданнарны кабул итте. Анда катнашучылар депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирә алды. Бу турыда район басмасы сайтына хәбәр ителә.

Кабул итүгә беренчеләрдән булып, Янсыбы авылыннан Зөфәр Гайнуллин килгән иде.

- Безнең авылда 121 хуҗалык бар. Күптән түгел яңа клуб ачылды, мәчет эшли, яшьләрнең дә бәхет эзләп читкә китмичә, авылда калулары сөендерә, - дип башлады ул сүзен. - Әмма авыл эчендәге юллар ремонтланып, спорт һәм балалар мәйданчыгы, балалар бакчасы төзелсә, бик яхшы булыр иде.

Разия Садыйкова фикеренчә, гражданнарны шәхси кабул итү – халык белән эшләүнең иң нәтиҗәле ысулларының берсе.

"Бүген яңгыраган барлык сорауларны да мин контрольгә алып, аларны республика программаларына кертү мөмкинлеген карау өчен тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәчәкмен", - диде депутат.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10