ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Нижгарда татар яшьләрен гармун белән каршы алдылар

28 август 2019, 17:42 , Фото: Габдуллина Энже

Нижгарда татар яшьләрен гармун белән каршы алдылар Татар яшьләре көннәре делегатлары белән Нижгар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе "Күбәләгем" җырын башкарды.

(Түбән Новгород, 28 август, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). 26-30 августта узучы татар яшьләре көннәре кысаларында делегатларны Нижгар татарлары гармун белән каршы алды. 

Татар яшьләре көннәре делегатлары Түбән Новгород татарлары белән күреште. Делегатларны татар җыры һәм чәкчәк белән каршы алдылар.
 
Делегатларны шәһәр һәм милли оешма җитәкчелеге сәламләде. "Сез, киләчәк буын яшьләре, безнең эшне дәвам итсәгез иде", - диде Нижгар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамил Салихҗанов. 
 
Рамил Салихҗанов катнашучылар белән "Күбәләгем" җырын да җырлады. 
 
  • Нижгар өлкәсендә 50 меңгә якын татар яши, 34 татар авылы, 60лап мәчеп исәпләнә. Түбән Новгородта аларның милли-мәдәни автономияләре бар. 
 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10