ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кыр Шонталысы Авыл көнендә «Мәдинә» җыры сыер савучыларга багышланды

28 август 2019, 23:00 , Фото: Алексей Вангаев

Кыр Шонталысы Авыл көнендә «Мәдинә» җыры сыер савучыларга багышланды Бәйрәм быел да эшмәкәр Фәнис Гатин тырышлыгы, матди ярдәме белән үзды.

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Алексеевск районы Кыр Шонталысында Авыл көне булып узды. Бәйрәмнең үзенчәлекле бүләге - сыер савучыларга атап язылган «Мәдинә» җыры булды. 

Көн үзәгенә авыл уртасындагы клуб бакчасы бәйрәм мәйданына әверелде. Ир-атлар «Хәмзә» мәчетеннән өйлә намазын укып чыкканда корбан ашы итеп ике зур казанда пылау пешеп чыккан иде. Авыл халкы белән бергә кунаклар да корбан ашыннан авыз итте.

Авыл бәйрәме быел да Кыр Шонталысы авылында туып-үскән, хәзер башкалабыз Казанда яшәүче эшмәкәр Гатин Фәнис Хәмзә улы тырышлыгы, матди ярдәме белән үткәрелде. Шулай итеп авыл тормыш арбасын читтә тарткан балаларын да быел да шулай үзенә җыйды.

Бәйрәм тантанасы район мулласы Рөстәм хәзрәт хәер-фатихасыннан башланып китте. Сәхнә түренә үткән кунаклардан, Әгъзәм Самат улы Гобәйдуллин мәйдандагыларны сәламләп, авылның төзеклегенә соклануын белдерде, гореф-гадәтләрне, халкыбыз йолаларын барлап яшәү авыл яшәешенә, аның үсешенә зур йогынты ясавын җиткерде.

Җирле үзидарә советы рәисе Фәнис Хәммәдиев авыл тормышында һәрвакыт ярдәм кулы сузган Фәнис һәм Харас Гатиннарга, Илдар Хаммәтгалиевка, мәдәният йорты методисты Гөлара Гатауллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләренең берсе – Фәнис Хәмзә улының әнисе Мәдинә апага һәм аның янәшәсендә утырган, авыр елларда колхозда бергәләп фермаларда эшләгән ак яулыклы апаларга багышланган җыры булды. Сыер савучыларга аталган җырны башкаладан кайткан җырчыларның берсе – Азат Тимершәех башкарды. Бу инде Фәниснең авылга мәдхия укыган икенче җыры. Сәхнәдә башкалабыз артистлары бер-бер артлы чыгып, җырларын бүләк итә тордылар. 

Cәхнә түренә шулай ук мәктәпне тәмамлауга быел 45 ел тулган классташларны чакырдылар. Бу көнне төрле яшьтәге игезәк кыз-егетләрне сәхнәгә менгерү дә бәйрәмгә үзгә бер төс бирде.

Шулай ук авылдашыбыз тарих фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Фәннәр академиясе өлкән хезмәткәре Фидаил Миңнеханов бәйрәм белән котлап, авылыбыз турында мәгълүматлар кергән Татар энциклопедиясенең өч томлыгын бүләк итте.

Ул арада уен мәйданнарында узыша-узыша бәрәңге чүпләделәр, утын кистеләр, ярдылар, кул көрәштерделәр, аркан тартыштылар.

«Фәнис бүген авыл халкын – биредәгеләрен дә, читтән кайтучыларын да ял иттерде. Хәзер бар нәрсә җитеш, әмма, җиргә шифалы яңгыр кирәк булган кебек, кеше күңеленә дә аралашу, хатирәләр яңарту, яшьлекләрне искә алу бик кирәк. Шушындый очрашулар тормышны тагы да ямьли, яшәргә көч, дәрт-дәрман өсти. Яшь буын өчен исә өлкән абыйларының башкарган эшләре үрнәк булып тора», - дигән фикерләр рәхмәт сүзләре белән бергә бу көнне күпләр авызыннан ишетелде. Авыл көне салют белән төн уртасы җиткәндә генә тәмамланды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10