ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Түбән Камада 60 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнде

27 август 2019, 23:00

Түбән Камада 60 процент мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнде Түбән Кама районы игенчеләре басуларда уңыш җыюны дәвам итә.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Түбән Кама районы игенчеләре басуларда уңыш җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә 13 887 гектар мәйданнан 48 762 тонна ашлык җыеп алынган, бу барлык мәйданның 60 процентын тәшкил итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, терлек азыгы әзерләү дә бара, хәзерге вакытка 5 350 тонна печән җыйганнар. 11 мең га мәйдан уҗым культураларын чәчү өчен әзерләнгән, аның яртысыннан артыгында чәчү эшләре тәмамланган.

Сөт җитештерүгә килгәндә, Түбән Камада көнлек савым 93 тонна тәшкил итә, бер сыердан уртача 18 кг сөт савыла (республика буенча - 16 кг).

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10