ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Владимир Путин: Казан безнең кунакларга ошагандыр дип ышанам

27 август 2019, 22:13

"Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган шәһәр", - дип бәяләде Илбашы.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Казан-Арена" стадионында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын ябу тантанасында шулай дип белдерде.

"Ачык онытылмаслык тамаша булды бу. Ышанам: Казан безнең кунакларга ошагандыр. Искиткеч, куәтле энергия белән үсеш ала торган, бай тарихлы һәм яшь шәһәр. Биредә гадел, намуслы көрәш, 60 тан артык ил вәкилләре, тамашачылар һәм канашучылар өчен дустанә аралашу өчен барлык шартлар тудырылган", - диде Путин.

"Рәхмәт Татарстанга, рәхмәт Казанга!" - дип төгәлләде Илбашы чыгышын.

Путин чемпионат җиңүчеләре, призерларын тәбрикләде. "Рәхмәт барлык катнашучыларга, сез искиткеч техника һәм осталык күрсәттегез", - диде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10