ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатының төп җиңүчесе итеп Анастасия Камнева игълан ителде

27 август 2019, 21:32

Мәскәү кызы "Лаборатор һәм химик анализ" компетенциясендә осталыгын күрсәткән иде.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills чемпионатының төп җиңүчесе Анастасия Камнева булды. Аны "Казан-Арена" стадионында WorldSkills дөнья чемпионатын ябу тантанасында WorldSkills президенты Саймон Бартли игълан итте.

Мәскәү кызы "Лаборатор һәм химик анализ" компетенциясендә осталыгын күрсәткән иде.

63 илдән барлык 1300 дән артык конкурсант арасында Анастасия иң күп балл җыйган.

Анастасия бәхетеннән күз яшьләрен тыя алмады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10