ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды

27 август 2019, 20:54 , Фото: Гарифуллина Гульнар

Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототипын ясаган.

"Үз илем өчен горурлык тоям, без хәзер дөньяда прототиплар җитештерү буенча иң яхшылары. Бөтен якыннарым ярдәм итте. Тренерларга да, экспертларга да рәхмәт. Бер ел бик нык әзерләндек, нәтиҗәсе булсын дип тырыштык", - диде. Киләчәктә инженер булырга хыяллана.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10