ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин Казанга килү юлында Саратовта «Гагарин» аэропортын карау өчен тукталган

27 август 2019, 20:51

Путин Казанга килү юлында Саратовта «Гагарин» аэропортын карау өчен тукталган Россия Президенты Татарстан башкаласына Саратовтан соң киләчәк.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Саратовта «Гагарин» халыкара аэропортын карау өчен тукталды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Владимир Путин WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасына кушылачак, мондый формат алдан ук планлаштырылган иде. Дәүләт башлыгы Казанга Саратовтан соң киләчәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан башкаласында Россия Президенты һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашырга, шулай ук Яшь профессионаллар Россия җыелма командасы һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашырга ниятләгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10