ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан егетләре "Мобиль робототехника" компетенциясендә бронзага лаек

27 август 2019, 20:38

Татарстан егетләре Егетләр зуррак уңышка өметләнгән булган.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина) Татарстан егетләре Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов WorldSkills дөнья чемпионатында "Мобиль робототехника" компетенциясендә бронза медаль алдылар.

"Бирем авыр иде. Робот җыеп, аны склад автоматизациясе өчен җавап бирерлек итеп программалаштыру кирәк иде. Алдагы көннәрдә кырда каршылыклар үзгәреп тооды. Зуррак уңышка өметләнгән идек, шуңа бераз борчылдык", - диде Эмиль Мифтахов "Татар-информ" хәбәрчесенә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10