ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills дөнья чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды

27 август 2019, 19:45 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills дөнья чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды Чемпионатны ябу тантанасында РФ Президенты катнаша.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Казан-Арена стадионында WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасы бара.

Иң элек Россия Федерациясе дәүләт гимны яңгырады. Хәзерге вакытта 56 компетенция буенча бүләкләү башланды.

Чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

  • Кичә "Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләрендә җиңүчеләр игълан ителде. Россия Федерациясеннән конкурсантлар 58 алтын медаль яулады. Россия Федерациясе командасында шулай ук 22 көмеш һәм 12 бронза медаль булды. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10