ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында йөртүче идарәне югалткан машина юл кырыена төшеп киткән

27 август 2019, 20:23 , Фото: Очевидцы

Лаеш районында йөртүче идарәне югалткан машина юл кырыена төшеп киткән Һәлакәт 13.00 сәгать тирәсендә Габиш авылы тирәсендә булган.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Лаеш районында «Лада» йөртүчесе юеш юлда идарәне югалткан һәм машина белән юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.

«Һәлакәт 13.00 сәгать тирәсендә Габиш авылы тирәсендә булган. «Лада Приора» юлдан чыгып киткән һәм әйләнеп капланган. Машина йөртүче зыян күрмәгән. Яңгыр яву сәбәпле, 25 яшьлек машина хуҗасы юеш юлда машина белән идарә итә алмаган», – дип яза шаһитлар.

Машинаны трактор ярдәмендә юлга чыгарганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10