ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Миңнеханов яшь профессионалларга ярдәмне икътисади тотрыклылык нигезе дип атады

27 август 2019, 19:37 , Фото: архив

Миңнеханов яшь профессионалларга ярдәмне икътисади тотрыклылык нигезе дип атады Татарстан Президенты Казанда узган WorldSkills International Генераль Ассамблеясы утырышында катнашты.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган 2019 елгы WorldSkills International Генераль Ассамблеясы утырышында яшь профессионалларга һәрьяклы ярдәм күрсәтүне бер ил чикләрендә генә түгел, ә гомумән дөньяда икътисади вазгыятьнең тотрыклылыгы нигезе дип атады. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов WorldSkills җитәкчелеге белән беренче очрашудан соң узган җиде ел һәм чемпионатка әзерлекнең дүрт елы турында искә төшерде. Ул WorldSkills Kazan 2019 дөнья хәрәкәтенә яңа илләрне җәлеп итәчәгенә ышаныч белдерде. Ассамблея утырышында 68 дәүләт вәкиле катнаша, бу WorldSkills үсеше һәм һөнәри белем бирү үсешенә бирелә торган игътибар күрсәткече булып тора, диде.

WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты хәрәкәтнең 60 еллык тарихында беренче тапкыр мондый беренчелекне кабул иткән бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйга булды, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Без куелган бурычны үтәдек һәм өметләрне акладык дип ышанам», - диде ул.

Ярышларда 270 меңгә якын тамашачы катнашты. Моннан тыш, алар үзләреннән соң бик зур мирас – «Казан Экспо» заманча Халыкара күргәзмә комплексы, өр-яңа җиһазлар, ә иң мөһиме - яшь буын өчен яңа мөмкинлекләр, перспектив танышулар һәм элемтәләр калдырачак, дип өстәде Татарстан Президенты.

Шул ук вакытта дөнья җәмәгатьчелеге, Россия, Татарстан, Казан бизнес вәкилләре өчен чемпионатның төп мирасы булып тора. «Күп кешенең бирегә кабат әйләнеп кайту һәм тагын бик күп яңалыклар белү теләге калачак», – диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Президенты WorldSkills International җитәкчелегенә чемпионатка әзерләнүдә әйтеп бетергесез ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде һәм турнир Россия Президенты Владимир Путин, Россия Мәгариф министрлыгы һәм илнең барлык төбәкләренең актив катнашуыннан башка узмас иде, диде.

Ассамблея утырышында WorldSkills International президенты Саймон Бартли Рөстәм Миңнехановка һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздырган өчен Татарстан Республикасына WorldSkills International Рәхмәт хатын тапшырды. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10