ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда WorldSkills мәйданчыгында 272 мең тамашачы булды

27 август 2019, 18:26 , Фото: архив

Казанда WorldSkills мәйданчыгында 272 мең тамашачы булды Татарстан башкаласында һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатын ябу тантанасы узачак.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Тамашачыларның һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатына карата кызыксынуы Татарстан башкаласында көткәннән артык булды. 22 августтан башлап «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә ярышлар мәйданчыгында 272 мең тамашачы булды. Оештыручылар 250 мең кунак булыр дип фаразлаган иде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Дүрт көндә WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты ярышларында 272 меңнән артык тамашачы булды», – диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, алар арасында дөньяның 68 иленнән вәкилләр бар иде.

Элегрәк WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин, оештыручылар исәпләвенчә, чемпионатта барлыгы 200 дән 250 меңгә кадәр кеше булыр дип көтелә иде, дип сөйләде.

  • Бүген Казанда WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасы узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин катнашачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10