ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Горький паркында Американча брискет, покебол пешерергә өйрәттеләр

27 август 2019, 19:05 , Фото: Рамиль Гали

Горький паркында Американча брискет, покебол пешерергә өйрәттеләр Чара Worldskills чемпионаты кысаларында оештырылды.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген Горький исемендәге ял паркында WorldSkills чемпионаты кысаларында паркта ял итүчеләрне повар Виктория Ензаева брискет, смоки бургер, покебол пешерергә өйрәтте.

“Брискет - ул ысланган сыер ите. Аны пешерер алдыннан тәүлек буе төрле үләннәрдә, тәмләткечләр салып маринадлыйлар. Брискетны хәтта кока-кола эчемлегендә дә маринадларга була”, - диде Виктория Ензаева.

“Тәме аерылып тора, алар аны башка төрле пешерә. Элек тә ашап караганым бар иде, алар аны бик озак маринадлыйлар”, - диде брискет ашап караган Сергей Бандурин.

Виктория Ензаева әйтүенчә, гамбургерга бәрәңге дә, ярмалар да, маршмеллоу да салалар. “Гамбургерга сметаналы соус салып, аннан десерт та ясарга була” - диде ул.

Горький паркында шулай ук күнчелек буенча остаханә, чәч кисү, рәсем ясау, төрле материалларны ябыштырып картиналар ясау һәм башка мастер-класслар оештырылган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10