ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

27 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

27 август 2019, 21:00

27 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татьяна Голикова WorldSkills чемпионатын ябу тантанасына Казанга килде, Республика көнендә Казанда Татарстан Президенты Кубогына ат чабышлары узачак.

Рөстәм Миңнеханов Сингапур мәгариф министры белән белем бирү хакында сөйләште / Сингапур делегациясе эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты чараларында катнашу өчен Татарстанга килде.

Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле булды / 30 августта Татарстан башкаласында бәйрәм салюты 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут дәвам итәчәк.

Республика көнендә Казанда Татарстан Президенты Кубогына ат чабышлары узачак / ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына узышлар һәм ат чабышлары 13.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Фәрит Мөхәммәтшин Кытай делегациясен Дәүләт Советы бинасы белән таныштырды / Кытай делегациясе Казанга WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашу өчен килде.

Tat Cult фестивалендә төп сәхнәнең хедлайнеры Зуля Камалова булачак / Казан Кремле территориясендә узачак фестиваль программасында утыздан артык чыгыш каралган.

Татьяна Голикова WorldSkills чемпионатын ябу тантанасына Казанга килде / Россия вице-премьеры Казанда Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары белән очрашачак.

Бүген төнлә Татарстанда 6 градус җылы булачак / Синоптиклар бераз яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә.

Бөртеклеләр уңышы буенча Татарстанның алдынгы һәм артта калган районнары билгеле / Бөртеклеләрдән иң күп уңыш Татарстан Республикасының Зәй районында алынган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10