ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Инициативалар агентлыгы WorldSkills ярдәм алган мәйданчык булды

27 август 2019, 17:05 , Фото: архив

Миңнеханов: Инициативалар агентлыгы WorldSkills ярдәм алган мәйданчык булды «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасы тәмамлана.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Стратегик инициативалар агентлыгы төбәкләр алдында торган бурычларны хәл итә торган иң нәтиҗәле федераль мәйданчык булып тора. WorldSkills хәрәкәте Россиядә Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәмендә үсеш алды.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин һәм РФ Президентының махсус вәкиле Дмитрий Песков белән очрашуда әйтте.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, очрашу «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә узды, анда WorldSkills дөнья чемпионатының эшлекле программасы тәмамлана.

«Стратегик инициативалар агентлыгы - барлык федераль структуралардан төбәкләр алдында торган мөһим бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирүче иң нәтиҗәле мәйданчык. Шул агентлык ярдәмендә без халыкара рейтингларда нык алга киттек», - диде үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы Россиядә WorldSkills хәрәкәтен үстерү идеясен актив хуплады. Светлана Чупшева Татарстан Президентына һөнәри осталык буенча чемпионатны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда губернатор Андрей Никитин өлкәнең 2021 елда Новгород өлкәсендә узачак WorldSkills Russia Илкүләм финалына әзерлеге турында сөйләде. Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә WorldSkills Russia проекты белән охшаш уртак эш өчен яңа максат билгеләргә тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10