ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Фәрит Мөхәммәтшин Кытай делегациясен Дәүләт Советы бинасы белән таныштырды

27 август 2019, 16:12 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Кытай делегациясен Дәүләт Советы бинасы белән таныштырды
Кытай делегациясе Казанга WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашу өчен килде.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Кытай Халык Республикасының Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе Татарстан Дәүләт Советында булды. Алар өчен экскурсияне парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе үткәрде. Бу хакта Татартан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кунаклар парламент үзәген карады, Татарстан Республикасы Парламентаризм музеенда булды, Дәүләт Советы эшчәнлеге белән танышты. Мактаулы кунаклар китабында Ван Юнцин әфәнде Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә һәм тирәнәйтүгә өмет белдергән язма калдырды», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Кытай делегациясе Казанга WorldSkills 2019 һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде, аның барышында Кытайга дөнья беренчелеге эстафетасы флагы тапшырылачак.

Бүген кунаклар Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Казан федераль университетында булды. 1887 елда КФУның юридик факультетта белем алган Владимир Ильич Ульянов-Ленин лекцияләр тыңлаган аудиторияне дә карадылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10