ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда «Таврида – АРТ» фестивале филиалын ясарга җыеналар

27 август 2019, 15:49 , Фото: minmol.tatarstan.ru

Татарстанда «Таврида – АРТ» фестивале филиалын ясарга җыеналар Быел фестиваль 20-26 августта Кырым территориясендә узды.

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы республика җитәкчелегенә  «Таврида – АРТ» фестиваленең филиалын оештыру тәкъдиме белән чыгачак. Бу хакта ведомство башлыгы Дамир Фәттахов сөйләде.

«Мондый арт-киңлек креатив индустрияләрне үстерү өчен тирәлек булдырырга ярдәм итәчәк. Идея кызыклы һәм яшьләр өчен кирәкле, шуңа күрә республика җитәкчелегенә формат һәм мәйданчыклар буенча тәкъдимнәр белән чыгарга кирәк, ә федераль дәрәҗәдә ярдәм бу процессларны тизләтәчәк», – дип аңлатты министр.

Дамир Фәттахов шулай ук Татарстан делегациясенең «Таврида – АРТ» иҗат берләшмәләре фестивалендә иң күп санлыларның берсе булуын да өстәде. Аның фикеренчә, биредә бик зур иҗади потенциалга ия балалар катнашкан.

«Креатив индустрияләрне үстерү - яшьләр өчен кирәкле юнәлешләрнең берсе. Алар яңа креатив идеяләр уйлап табу, уникаль атмосфера тудыру мөмкинлегенә ия», - ди Татарстан яшьләр эшләре министры.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, «Таврида – АРТ» иҗат берлекләре фестивалендә Татарстаннан катнашучылар 6 млн сумнан артык грант алган. Фестиваль Кырымда 20-26 август көннәрендә узды. Анда Россиянең 85 төбәгеннән 4,5 меңнән артык яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе катнашты.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10